Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саба районының Шекше авылында Сабантуй мәйданында Умартачылар бәйрәме була
Саба районының Шекше авылында төбакара «Пчелотуй» 5нче мәртәбә 24 август көнне үткәреләчәк. Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйретдинов әйтүенчә, биредә Оренбург, Башкортстан һәм Татарстаннан бик күп умартачылар катнаша. Чара авылның Сабантуй мәйданында була, программада бал ярминкәсе, умартачылар өчен ярышлар һәм мәдәни чаралара каралган, ди оештыручылар.
«Бәйрәмнең төп максаты – умартачыларны берләштерү, яңа технологияләр буенча тәҗрибә уртаклашуларны оештыру. Монда хәтта бал корты оялары да сатыла. Бәйрәм барышында спорт уеннары да була, шулай ук умартачылар умарта рамнары җыюда ярыша. Балның һәр төрен җитештерүчеләр арасында, сәүдә нокталары бизәлеше буенча җиңүчеләр билгеләнә. Халык сыек һәм кәрәзле баллар, бал балын дегустацияли ала», – диде Радик Хәйретдинов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Җирлек башлыгы сөйләвенчә, авылларында күпләп умарта асраучы 6-7 хуҗа бар. «Умартачылык белән якташлар кызыксына. Бер 7 ел элек Башкортстаннан безгә умартачылар килгән иде. Бергәләп фикер алыштык. Алар үзләрендә төрле районнарда шушындый умартачылык бәйрәме уздырылуы хакында әйтте. Тик без алардан бу бәйрәмне «урламадык», бездә бөтенләй икенче форматта. Бәйрәмне авыл җирлеге районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе ярдәме белән үткәрә. Бу бәйрәм проекты белән программаларда, конкурсларда да катнашканыбыз бар», – диде ул.
Шулай ук оештыручылар, бәйгедә җиңүчеләр лаеклы рәвештә бүләкләнүен әйттеләр. Бәйрәм барышында авыл кохозындагы умарталыкта ветераннар хөрмәтләнүен дә ассызыклап үттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз