news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба районының Шәмәрдән мәдәният йорты «Милли байлык» республика бәйгесе лауреаты булды

Саба районының Шәмәрдән мәдәният йорты «Милли байлык» республика бәйгесе лауреаты булды
Фото: "Саба таңнары" газетасы

17 июльдә Казан шәһәренең А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә матди булмаган этномәдәни байлык объектының иң яхшы паспортына багышланган «Милли байлык» республика бәйгесенең көндезге (очный) этабы узды. Шәмәрдән мәдәният йорты «Татар халкының серле йолалары» ОНЭД объектын тәкъдим итеп, бәйге финалына үтте. Бу хакта «Саба таңнары» газетасы яза.

Бәйге йомгаклары буенча Шәмәрдән мәдәният йорты, әлеге объектның мәдәни мирасны саклау өчен әһәмиятен раслап, II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Бу җиңү коллективның уникаль татар традицияләрен өйрәнүгә һәм популярлаштыруга юнәлтелгән тырыш хезмәт нәтиҗәсе, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot