news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районының Курсабаш авылында татарча кино төшерелә

Саба районының Курсабаш авылында татарча кино төшерелә
"Татаркино"ның матбугат үзәге

Саба районының Курсабаш авылында Әмирхан Еники әсәрләренә нигезләнеп кино төшерелә башлады.

«Фильм бер гаилә мөнәсәбәтләре аша бәйләнгән, әмма төрле чордагы өч тарихны берләштерә. Вакыйгалар 1908 елда, 1941-43 елларда һәм хәзерге көндә бара», дип хәбәр итә «Татаркино» оешмасы.

«823 километр» дип аталган тулы метражлы нәфис фильмның сценарий авторы – Валерия Байкиева. Режиссерлар - Ирек Хафизов, Әмир Галиәскаров. Продюсер – Миләүшә Айтуганова.

Ирек Хафизов әйтүенчә, фильм Әмирхан Еникинең өч хикәясенә нигезләнгән. Болар - «Матурлык», «Кем җырлады?» һәм «Бер генә сәгатькә».

Фильмда Татарстанның халык артистлары Илдар Хәйруллин, Илдус Әхмәтҗанов, Алсу Гайнуллина, Татарстанның атказанган артистлары Әлфия Хәсәнова, Гөлчәчәк Хафизова, Фәнис Җиһаншин, артистлар Зөлфәт Закиров, Резеда Сәлахова, Илсаф Гыйззәтуллин катнаша. Шулай ук, Казан театр училищесы студентлары һәм Курсабаш авылы балалары җәлеп ителә.

Фильм Курсабашта 19 июльгә кадәр төшерелә. Икенче өлеше Казанда август башында төшереләчәк.

  • Кинокартина Татарстан Республикасының «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау» дәүләт программасы буенча төшерелә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100