news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районының Көек авылы мәчете иганәчеләр ярдәме белән төзекләндерелде

Саба районының Көек авылы мәчете иганәчеләр ярдәме белән төзекләндерелде
"Саба таңнары"

Саба районының Көек авылы мәчете иганәчеләр ярдәме белән төзекләндерелде. Яңарту-матурлау эшләре әле дә дәвам итә.

Соңгы ай ярым эчендә мәчетнең диварлары, идәне яңартылган. Корбан гаетенә кадәр идәнгә ковролин җәяргә планлаштыралар. Бу эшләрнең төп иганәчесе эшмәкәр Фәннур Хурамшин, авыл халкы һәм тагын бик күп дин кардәшләр ярдәм күрсәткән. Сабадан эшмәкәр Гөлнара Галимова тәрәзә төбенә куярга гөлләр бүләк иткән. Бу хакта «Саба таңнары» сайтында хәбәр ителә.

«Әле эшлисе эшләр байтак. Мәчетнең өй алдын, тәһарәтханәне эшлисе бар, бинаны тышлау да планлаштырыла, азан әйтү, тавыш көчәйткеч җайланмаларны да алыштырасы бар. Менә быел мәчеттә ике тапкыр ифтар ашы үткәрелде, киләсе Рамазан айларында да биредә күмәкләшеп авыз ачарга язсын. Гаетне дә бик матур гына, оешкан төстә үткәреп җибәрдек. Килгән балаларга күчтәнәч пакетлары да өләштек. Аксакалларыбыз белән күмәкләшеп догалар кылдык. Иң мөһиме – ил-көннәребез тыныч булсын, Аллаһ Раббыбыз хәвеф-хәтәрләрдән сакласын, мәчетләребездән азан тавышы тынмасын», - дип уртаклашты мәчет имамы Мостафа хәзрәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100