news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районындагы картодромда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты ачылды

Саба районындагы картодромда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты ачылды

Саба районының Лесхоз бистәсендәге «Маяк» картодромында контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу мобиль пункты эшли башлады. Ял көннәрендә биредә картинг буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге һәм Кубогы узды.

Мобиль пункт ак төстәге хәрби палаткада урнашкан, анда триколор фонында РФ Кораллы көчләре сафларына кушылырга чакырган плакатлар куелган. Пунктта инструкторлар контракт буенча хәрби хезмәт турында кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирде. Кызыксынган кешеләр шулай ук бюллетеньнәр һәм брошюралар белән дә танышты. Экранда контракт буенча хәрби хезмәт турында ролик трансляцияләнде.

Картинг ярышларының яшь тамашачыларын Калашников автоматын сүтеп җыю мөмкинлеге аеруча нык кызыксындырды. Мобиль пунктта шулай ук Россия хәрбиләренең кирәк-яраклары белән дә танышырга мөмкин иде.

«Ир-егетләр контракт буенча хәрби хезмәт белән кызыксына, без аларга хәрби хезмәт шартлары, контракт буенча кайда һәм ничек хезмәт итәчәкләре хакында сөйлибез. Шулай ук, үзләре белән алып китеп өйдә өйрәнә алсыннар өчен, танышу бюллетеньнәре дә бирәбез. Әгәр булачак хәрбиләрне тәкъдим кызыксындырса, яшәү урыны буенча хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итә алалар», - дип сөйләде Казан шәһәренең контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктының 1нче разрядлы инструкторы Иван Быков.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга якын акча бирелә. Бу республикада акчалата түләүнең артуы белән бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә дә була.

Фотоларны «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе тәкъдим итте

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100