Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саба районында «Җырлыйк әле» шоу-проекты призерларын бүләкләделәр
Саба муниципаль район Советының чираттагы утырышы күңелле мизгелләр – хезмәттә югары нәтиҗәләргә ирешүчеләрне, шулай ук «Җырлыйк әле» шоу-проекты призерларын бүләкләүләр белән башланып китте
Ул Үзешчән сәнгать иҗатын пропагандалау һәм үстерү, яңа талантларны ачыклау, халыкны татар халык җырлары аша милли мәдәният чыганакларына якынайту максатыннан үткәрелде. Бу хакта «Саба таңнары» сайтында хәбәр ителә.
2022 елда район оешма-предприятиеләре, учреждение коллективлары һәм авыл җирлекләре арасында үткәрелгән «Җырлыйк әле» шоу-проектында Саба зонасы буенча «Татавтодор» акционерлык җәмгыятенең Саба филиалы, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең Саба районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге, 129нчы янгын сүндерү часте, 4нче эзләү-коткару отряды, «Балалар иҗат үзәге» балаларга өстәмә белем бирү учреждениесе, Шәмәрдән зонасы буенча Шәмәрдән лицее I дәрәҗәдәге дипломнар (1 урын) белән бүләкләнде.
Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе, «Рамазан» җәмгыяте коллективы, Федераль казначылык идарәсенең район бүлеге, финанс-бюджет палатасы, казначылык департаментының Саба районы территориаль бүлеге – I дәрәҗәдәге дипломнар (2 урын), Саба «Балачак» балалар бакчасы гимназия III дәрәҗәдәге дипломга лаек булды.
Авыл җирлекләре арасында дипломнарга Эзмә (1 урын), Түбән Шытсу, Килдебәк (2 урыннар), Шекше, Мишә авыл җирлекләре (3нче урыннар) ия булды.
Утырышны район Советы рәисе, район башлыгы Рәис Миңннеханов алып барды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз