Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саба районында язучы Зифа Кадырова яңа китабы белән таныштырды
Очрашу Саба районының Шәмәрдән авылында Т.Нәҗмиев исемендәге китапханәсендә узды.
30 июль көнне Саба районының Шәмәрдән авылында Тәлгать Нәҗмиев исемендәге китапханәсендә язучы Зифа Кадырова белән очрашу узды. Бу хакта Саба район үзәк китапханә китапханәчесе Илсөяр Шакирҗанова хәбәр итте.
Чара барышында Шәмәрдән балалар китапханәсе, Олыяз авыл китапханәсе, Шекше авыл китапханәсе мөдирләре Зифа Кадырованың китапларыннан өзекләр тәкъдим итте. Викторина үткәрде, язучының әсәрләренә кагылышлы сораулар бирде. Китап укучылар, язучының китапларын укыганнарын күрсәтеп, дөрес җаваплар кайтарды.
Зифа Кадырова үзенең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде. 2025 елда дөнья күргән «Язмышыңа язылганны...» дип исемләнгән яңа китабы белән таныштырды. Китапханәгә килгән китапханә укучылары белән язучы арасында китап язу серләре, тормыш турында җылы әңгәмә узды», – ди китапханәче Ләйсән Мөхәмәтҗанова.
Очрашуда шулай ук Чаллы шәһәренең Үзәк шәһәр китапханәсенең туган якны өйрәнү музее мөдире, шагыйрә Роза Хәмидуллина да катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз