news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба районында яңа туган баланы беренче тапкыр онлайн рәвештә теркәделәр

Саба районында яңа туган баланы беренче тапкыр онлайн рәвештә теркәделәр
"Саба таңнары"

Байлар Сабасында яшәүче Алия һәм Илназ Фәттаховлар гаиләләрендә туган өченче сабыйларын теркәүдә «Бала туу» суперсервисы хезмәтен кулланган. Бу хакта «Саба таңнары» хәбәр итә.

Яңа хезмәтнең асылы шунда – баланың әти-әнисе ЗАГСка килмичә генә барлык мәгълүматларны раслап, сабыйга исем сайлап ЗАГСка электрон гариза юлларга тиеш. Фәттаховларның Бөек Җиңү бәйрәме – 9 май көнне туган уллары Риназ да районда беренче тапкыр яңа хезмәт кысаларында онлайн рәвештә теркәлде.

Халыкара гаилә көнендә район үзәк хастаханәсеннән тантаналы рәвештә нәни Риназ Фәттаховны өенә озаттылар. Аны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлнар Шәфыйкова һәм Дәүләт автоинспекциясенең Саба районы бүлеге начальнигы, полиция майоры Марат Гаязов, «Юл хәрәкәте иминлеге « дәүләт бюджет оешмасының Саба районы бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягафарова, хастаханә җитәкчелеге тәбрикләде.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot