Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саба районында Такташка багышланган әдәби квиз үтте
Саба районының Әбрар Кәримуллин исемендәге район китапханәсендә «Билгеле/билгесез Такташ» исемле әдәби квиз үткәрелде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Биредә бөек татар шагыйре Һади Такташ иҗатын сөючеләр катнашты. Әлеге чара үзенең үзенчәлекле форматта үтүе белән дә аерылып торды. Китапханәчеләр һәм катнашучылар Такташ яшәгән чордагыча киенеп килгән иделәр, диелә хәбәрдә.
Биш команда берничә раундтан торган сорауларга җавап бирде. Сораулар шагыйрьнең тормыш юлына һәм иҗатына бәйле булды. Квиз катнашучылары үзләренең белемнәрен тикшереп кенә калмыйча, яңадан-яңа кызыклы мәгълүматлар да тупладылар, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз