Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саба районында шәхси йортта янгында пенсионер хатын һәм аның кияве һәлак булган
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Бүген төнлә Саба районының Елыш авылында янгын чыгып, ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хәбәр итә.
Янгын бер катлы бүрәнә йортта чыккан. Моннан тыш, янгын тактадан төзелгән сарайларны да чолгап алган. Янгынны сүндерүгә 28 белгеч һәм 12 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте
Янган төзелеш корылмаларын сүткәндә янгын сүндерүчеләр 88 яшьлек йорт хуҗабикәсенең һәм аның 65 яшьлек киявенең гәүдәләрен тапкан.
Янгынның якынча сәбәбе электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз