Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Саба районында өлкән буын белән аралашу үзәге ачылды

Россия социаль фондының Саба районындагы клиентларга хезмәт күрсәтү бинасында өлкән буын белән аралашу үзәге ачылды. Бу хакта https://saby-rt.ru/ сайтында Фәнил Мәүлетов яза.
Әлеге яңалыкка багышланган тантанада башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Марат Кәримов, Россия пенсионерлар берлегенең район бүлекчәсе рәисе Газинур Габделхаков, ветераннар һәм инвалидлар оешмалары җитәкчеләре катнашты.
«Үзәкнең төп максаты – өлкән яшьтәге кешеләрнең ялын оештыру. Пенсионерлар биредә очрашып аралаша, чаралар үткәрә, төрле түгәрәкләр оештыра ала. Сораулар туса, пенсия грамоталылыгы буенча лекцияләр дә үткәреләчәк», – диде клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Марат Мөгътәсимов. Марат Кәримов та үзәкнең район пенсионерлары тормышындагы әһәмиятен билгеләп үтте. Өлкәннәрне үзенә тарту көченә ия булып, аларның яраткан урынына әверелер, дигән теләк белдерде.
«Без күбрәк ветераннар җәмгыяте белән эшлибез. Шул ук вакытта социаль фондның да бу юнәлештә үз максатлары бар. Үзәк шуларны күздә тотып булдырылган бер урын. Районда өлкәннәр өчен мөмкинлекләр күп, мәдәният, спорт, социаль учреждениеләр ишекләре һәрвакыт ачык. Яңа ачылган үзәк тә шундый бер инструмент, үзенә тартып тора торучы нокта булсын. Шуңа күрә үзәккә йөрегез, кулланыгыз, барысы да сезнең өчен», – диде ул.
Алга таба Газинур Габделхаков үзәктә чаралар үткәрү планнарына кагылышлы фикерләре белән уртаклашты. Инде беренчесе үтте дияргә дә була. Клиентлар хезмәтенең пенсия билгеләү бүлеге җитәкчесе Наилә Сабирова чыгышы зур кызыксыну уятты һәм сораулар да тудырды.
Эш стажлары бер булса да, ни өчен аның пенсиясе минекеннән күбрәк дип аптырып йөрүчеләр шактый. Еш кына мәгълүмат чараларында пенсияләр артуга,индексация ясауга кагылышлы язмаларның өлкәннәр аңларлык телдә бирелмәве, төгәл мисалларда күрсәтелмәве турында да әйтелде. Болар алга таба эш оештырганда исәпкә алынырга тиеш.

Фото: © https://saby-rt.ru/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз