news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районында «Нәсел җебе – шәҗәрә» бәйрәмендә гаилә ядкәрләре турында сөйләгәннәр

Саба районында «Нәсел җебе – шәҗәрә» бәйрәмендә гаилә ядкәрләре турында сөйләгәннәр
Фото: Гөлназ Гыймадиева

Саба районы Керәнне авылы мәдәният йортында «Нәсел җебе – шәҗәрә» дип исемләнгән шәҗәрә бәйрәме оештырылган. Бу хакта «Татар-информ»га Саба районе Керәнне авылы мәдәният йорты мөдире Рәмзия Сафина хәбәр итә.

«Керәнне авылында зур, күркәм, тату нәселләр шактый. Шәҗәрә бәйрәменә Низаметдин бабай дәвамчылары җыелды. Низаметдиннең сигез баласының оныклары, оныкларының балалары, оныкчыклары үз нәсел тамырларын барлады, нәсел агачын төзеделәр, әби-бабайларыннан калган истәлекләр, гаилә ядкәрләре белән уртаклашты, яшь буынны нәсел тамырлары белән таныштырдылар. Сәхнәдә әлеге нәселнең үткәнен һәм бүгенгесен чагылдырган чыгышлар, матур җырлар, тальян, гармун, курай моңнарына үрелеп барды», – диде ул.

Фото: Гөлназ Гыймадиева

Очрашу биш сәгать дәвам иткән. «Елатты да, уйландырды да, сөендерде дә, сокландырды да Низаметдинов бабай дәвамчылары. Әлеге кичәдә катнашкан һәркем күңелләренә алтынга тиң рухи азык туплап, тирән хисләр алып кайтып китте», – диде мәдәният йорты мөдире.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100