news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба районында гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр дәвам итә

4 октябрьдә Саба районында гражданнар оборонасы буенча гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юкка чыгару төп чаралар планы нигезендә штаб күнегүләре уза. Бу хакта saby-rt.ru сайтында хәбәр ителә.

Өйрәнүләр гадәттән тыш хәлләр булган очракта гражданнар оборонасы хезмәте һәм эвакуация органнарының дөрес һәм бердәм хәрәкәт итүләрен тәэмин итү максатыннан үткәрелә.

Бу көнне гражданнар оборонасының халыкка хәбәр бирү системаларын да сынаячаклар.

«Район халкыннан тынычлык һәм тәртип саклауны сорыйбыз», диелгән хәбрәдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot