news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба районында атказанган мәдәният хезмәткәре Хәниф Тимербаевның иҗат кичәсе булды

Саба районында атказанган мәдәният хезмәткәре Хәниф Тимербаевның иҗат кичәсе булды
Фото: https://saby-rt.ru

Саба районы мәдәният йортында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәниф Тимербаевның иҗат кичәсе узды. Бу хакта https://saby-rt.ru/ сайтында Фәридә Вилданова яза.

Юбилярны Саба һәм Теләче муниципаль районнары башлыклары Рәис Миңнеханов һәм Айрат Фатхуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов, «Изумруд» зәркән челтәре җитәкчесе Рашат Җәләев, авылдашы Рәшидә Вәлиуллина, районыбызда прокурор булып эшләгән Зөфәр Абитов тәбрикләде.

Шулай ук Казан дәүләт мәдәният институтында үзе укыган чордагы кураторы, бергә укыган группадашлары , башка рәсми вәкилләр, авылдашлары, үзе җитәкләгән «Саба чишмәләре» ансамбле вәкилләре, якыннары котлады. Концертны эстрадабыз йолдызлары - юбилярның энесе, автор башкаручы Айдар Тимербаев, Гөлдания Хәйруллина, Ядкәр Хәбибуллин, Резеда Шәрәфиева, Алинә Сафиуллина, Энҗе Шәймурзина, Азат Фазлыев, композитор Илфат Дәүләтшин, театр артистлары Илдус Габдерахманов, Илфат Әскәров, гармунчы Булат Шәрипов чыгышлары бизәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot