news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районында 78 яшьлек ир-ат янып киткән йортыннан котыла алган

Саба районында 78 яшьлек ир-ат янып киткән йортыннан котыла алган
Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе

Саба районы Тимершык авылында төнлә шәхси йортта янгын чыккан. Янгын турында кисәтүче сигнал йорт хуҗасының гомерен коткарып калган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе хәбәр иткәнчә, янгын Ленин урамы, 11 йорт адресында була. Бер катлы агач йортта ут чыккан. Янгын сүндерүчеләр 36 квадрат метр мәйданда янгынны сүндергән.

Ут чыгуы турында хәбәр итүче җиһаз биргән сигналны ишетеп, 78 яшьлек ир-ат өйдән чыгып котыла алган. Бәхеткә, зыян күрмәгән.

«2019 елда Татарстан Рәисенең берүзе яшәүче карт кешеләр йортына янгын турында хәбәр итүче җиһазлар кую программасы тормышка ашырылды, бу үзенең нәтиҗәсен бирә», – дип билгеләп үттеләр МЧС хезмәтендә.

Беренчел мәгълуматка караганда, янгын чыгуның сәбәбе - мичләрнең корылышы һәм алардан файдалану кагыйдәләрен бозу.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100