Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саба районында 280 ветеранга азык-төлек җыелмасы өләштеләр һәм ифтар үткәрделәр
Саба районының «Игенче» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте изге Рамазан аенда саваплы, игелекле эшләр башкаруын дәвам итә. Анда эшләгән һәм хәзер лаеклы ялда булган ветераннарга азык-төлек тутырылган пакетлар тапшырылды.
Җәмгыятьнең әйдәп баручы белгечләре сигез авылда яшәүче 280 ветеранга күчтәнәч пакетлар таратты. Бу хакта «Саба таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Шулай ук «Игенче» җәмгыяте ашханәсендә төрле елларда шушы җәмгыятьтә эшләп чыккан ветеран өлкәннәр һәм хәзерге көндә хезмәт куючы белгеч ир-атлар катнашында ифтар мәҗлесе уздырылды. Ул 75 кешегә исәпләнгән иде. Мәҗлестә Мөдәрис хәзрәт Гыймранов катнашты, җыелучыларга ураза тотуның әҗер-саваплары турында сөйләде, вәгазьләр укыды.
Хуҗалык җитәкчесе Алмаз Зөфәр улы, ифтарда катнашучыларга рәхмәтләрен җиткереп, күңел тынычлыгы, иман байлыгы, бәрәкәтле тормыш, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз