news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба районы ЗАГС бүлегендә 100нче бала теркәлде

Шушы көннәрдә Саба районы ЗАГС бүлегендә 100нче бала теркәлде. Бәхетле әти-әниләр Гөлинә һәм Алмаз Гариповлар кызларына Айлин исеме кушты. Айлин гаиләдә 4нче кыз булды. Бу хакта https://saby-rt.ru/ сайтында хәбәр ителә.

Гариповларны тормышларындагы бу шатлыклы вакыйгалары белән чын күңелдән тәбрик итәбез, аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп үстерүләрен телибез, диелгән хәбәрдә.

Искәртеп үтәбез, статистика бүлеге мәгълүматлары буенча, быел район буенча туучылар саны күбрәк. Бу сан аермасы әниләрнең баланы Казан ЗАГСларында теркәүләре белән аңлатыла, диләр район ЗАГС бүлегендә.

Фото: © https://saby-rt.ru/

news_right_1
news_right_2
news_bot