news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районы Юлбат авылы кешесе әти-әнисенең 11 буын бабасын эзләп тапкан

Саба районы Юлбат авылы кешесе әти-әнисенең 11 буын бабасын эзләп тапкан
Фото: http://saby-rt.ru/

Саба районы Юлбат авылында яшәүче Наил Галиев авыл тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе булу белән бергә, әнисе ягыннан 11, әтисенең 10 буын бабасын ачыклап, нәсел шәҗәрәләрен төзүгә ирешкән. Бу хакта http://saby-rt.ru хәбәр итә.

«Электән үк нәселебез тарихы белән кызыксынуым көчле иде. 1955-1956 елларда ук клубларда олыларның борынгыларны сөй­ләшеп утырганнары истә калган. Әтиемнең туганнары Иксан, Җиһанша абыйлардан, авылыбыз өлкәннәреннән дә тамырларыбыз турында күп сораштым. Элек бабайларны да юньләп белми идек. Ул чор ке­ше­сенең нәсел барлаудан бигрәк, төп тамак туйдыру кайгысы булса да, шәҗәрәләр төзү борынгыдан килә.

Наил абый Галиев бүген әтисе ягыннан 10 буын, әнисенең җеп­ләре буенча 11 бабасының нә­сел­ шәҗәрәсен ясаган. Моның өчен әлбәттә, күп эзләнү, тарих төп­келләрен актару, тарихи яктан бай мәгълүматлы булу сорала.

Наил абый бүген оныкларына­ зур мирас – 11 буыннан торган нә­сел шәҗәрәсе төзеп биргән. Алай гына да түгел, нәсел җепләре белән кызыксынган 30лап авылдашына да шәҗәрә ясарга туры килгән. «Башкаларның шәҗәрәсен өйрәнгәндә шуңа игътибар бирдем: һәр нәселнең холык-фигыле, тырышлыгы, булдыклылыгы буыннар чылбыры буйлап килә. Нәселдәнлекнең күчеп баруы, яманы да, яхшысы да каннан килә дигәннәре хак. Авылыбызда бик затлы, көчле нәселләр күп», – ди ул. Тамырлары әлеге авылдан булып, Австралиядә яшәүче бер ханым да Наил абыйдан үзләренең нәсел шәҗәрәсен ясатып алып китә.

«Бик кызыклы, кроссворд чишкән шикелле мавыктыргыч эш, бер кереп китсәң, тиз генә чыгармын димә. Үзеннән үзе җепләрнең төеннәрен чишкән шикелле әкренләп алга барасың. Тик бу эшнең рәтен белеп, берсенә-берсен бәйләп алып барырга кирәк. Чишмәләр агып чыгып, бер инешкә кушылган кебек, нәсел чылбырларын табу да чишмә башын табу белән бер», – ди Наил абый Галиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100