Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саба районы урта мәктәбендә ГТО фестивале җиңүчеләре ачыкланды
Саба районы урта мәктәбендә ГТО фестивале узды. Фестивальдә 44 кеше катнашты.
Укытучылар һәм хезмәткәрләр урыныннан озынлыкка сикерү, ятып кулларны бөкләү, гер күтәрү, алга иелү кебек төрләрдә көч сынаштылар. Фестиваль 100 баллы таблица буенча узды. Бу хакта «Саба таңнары» хәбәр итә.
Урыннар хатын-кызлар һәм ирләр арасында аерым билгеләнде. Хатын-кызлар арасында 1 урынны Миләүшә Насыйбуллина, Наилә Галиева 2 урынны, өченче урынны Эльвина Нәбиуллина яулады. Ир-атлар арасында 1 урынны мәктәп директоры Данис Яруллин алды, 2 урынны Ленар Вафин, 3 урынны Илназ Габдрахманов алды.
Барлык җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Ә фестивальдә катнашучылар татлы призлар тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз