news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба районы укучыларына паспортлар тапшырылды

Саба районы укучыларына паспортлар тапшырылды
Фото: http://saby-rt.ru/

Саба районында 14 яше тулган 35 укучыга паспорт тапшырдылар. Бу акта http://saby-rt.ru/ хәбәр итә.

Алдынгылар хәрәкәтенең «Без Россия гражданнары» проекты кысаларында Саба урта мәктәбе укучылары тантаналы шартларда паспортларны кабул итеп алды. Тулы хокуклы Россия Федерациясе гражданнары булуны исбатлаучы төп документны муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов, район эчке эшләр бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы Надежда Ипкеева тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot