Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саба районы укучылары картлар һәм инвалидлар йортында концерт куйды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан Сабаның сәләтле балалар мәктәбенең 8 класс укучылары әти-әниләре белән Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында бәйрәм чарасы үткәрде. Бу хакта https://saby-rt.ru/ хәбәр итә.
«Бө чара алалар кече күңелле булып үссен, йөрәкләрендә мохтаҗларга, ятимнәргә карата мәрхәмәтлелек тәрбияләнсен, изгелек кылуның нинди зур савап булуны аңласыннар дигән максат белән оештырылды. Биредә тәрбияләнүчеләр бернигә дә мохтаҗлык кичерми, тәрбия-карау бик яхшы оештырылган. Шулай да әби-бабайларның күңелләре якын кешеләренең йөрәк җылысына сусаган. Безнең балалар шул бушлыкны тутырырга, күңелләрен җылытырга тырышты», – дип уртаклашты район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова.
Концерт тәмамлангач, тәрбияләнүчеләргә балалар күчтәнәч пакетлары таратты.
Ахырдан Питрәч ягыннан килгән тәрбияләнүче Нина ханым Трушина елый-елый рәхмәт әйтте. Мондый очрашулар дәвамлы булсын иде.
Ахырдан Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты директоры Рөстәм Равилин укучыларга, сыйныф җитәкчеләре Ләйсән Габтерәхимовага, барлык әти-әниләргә әлеге бәйрәм күчтәнәченә олы рәхмәтен җиткерде, укуларында зур уңышлар теләде.

Фото: https://saby-rt.ru/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз