news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба районы укучылары Чик сакчылары мобиль музее экспозициясе белән танышты

Саба районында 1941-1945 елларда данлыклы чик сакчыларыбыз батырлыкларына багышланган «Ил чикләрен саклау. Бөек Ватан сугышы чоры» музей-күргәзмәсе эшен төгәлләде. Эстафетаны Теләче муниципаль районы кабул итеп алды. Бер атна эчендә бу мобиль экспозиция Саба районының берничә мәктәбендә булды. Бу хакта https://saby-rt.ru/ сайтында Фәнил Мәүлетов яза.

Атна дәвамында Татарстанның «Чик сакчылары берлеге» командасы балаларга ерак 1941 елда Ватаныбызны дошманнан саклаган чик сакчыларының батырлыклары турында сөйләде, тамашачыларны шул кырыс елларның атмосферасын чагылдыра торган экспонатлар һәм видеороликлар күрсәтте. Сугыш чоры кораллары белән турыдан-туры танышу балаларның исендә аеруча нык калды.

Егетләр кулларында легендар автоматлар һәм винтовкалар тотып, чын касканың авырлыгын тоя һәм совет солдатының формасын бәяли алды. Күпләр экспонатлар белән янәшә фотосурәтләр ясадылар, бу очрашу турындагы истәлекне күңелләрендә гомерлеккә саклап калдылар.

Саба районының «Чик сакчылары берлеге» төбәк җәмәгать оешмасы рәисе урынбасары Әмин Миңнегулов укучыларга аларның кем булулары һәм Ватаныбыз иминлеге өчен нинди мөһим бурычлар башкарулары турында сөйләде. Укучылар аны кызыксынып тыңлады, сораулар бирде һәм Россия Федерациясендәге чик буе хезмәте турында бик күп яңалыклар белде.

Алма-Ата югары чик буе-команда училищесында старшинадан алып рота командирына кадәр 28 ел хезмәт иткән һәм өлкән лейтенант дәрәҗәсендә отставкага киткән Нурислам Нуретдинов үзенең хезмәте турында сөйләде, мавыктыргыч вакыйгалар белән уртаклашты.

Лесхоз урта мәктәбенең Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре педагог-оештыручысы Илсур Мусин РФ Кораллы көчләрендәге кораллар һәм аларны куллану турында, 1941 елның 22 июнендәге чик буе сугышлары турында чыгыш ясады.

news_right_1
news_right_2
news_bot