news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районы Тинчурин театры актрисасы Әлфия Хәсәнованың юбилеен уздырды

Татарстанның атказанган артисты Әлфия Хәсәнованың юбилей кичәсе Байлар Сабасында узды. Актриса якташларына театраль тамаша күрсәтте һәм конфет өләште.

«Бер ай элек без 53 ел элек бергә укыган классташлар белән Саба җирлегендә очраштык. Бер классташым минем «Артистка булсам, сезгә бер кило ирис конфеты ашатам», дигән сүзләремне искә төшерде. Яшь вакытта әйткән сүзне искә төшергәч, якташларыма тәмле конфет алдым», диде ул.

Актрисаның туган ягына Әлфия Хәсәнованың сәхнәдәшләре - Тинчурин театры артистлары һәм башка татар театры вәкилләре кайткан иде.

«Саба ягы – ямьле як. Кешеләре дә киң күңелле. Шушы як театрыбызга Әлфия апаны бүләк итте. Шундый бүләгегез өчен зур рәхмәт. Әлфия апа чын Саба кеше», – диде Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов актрисаны профсоюз комитеты исеменнән котлады: «Тинчурин театрын Әлфия апасыз күз алдына китереп бетереп булмый. Ул театрга килеп кергәндә, коллектив үрә басып кул чабырга әзер – чөнки ул кергәч, бөтен дөньяны шаулата. Аның тугры йөрәге һәм хаклык өчен көрәшенә чиксез рәхмәтлебез», диде ул.

Шулай ук, Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры Рөстәм Галиев, Әтнә татар дәүләт драма театры директоры Ленур Зәйнуллин, Кариев театры артистлары Лидия Галиева һәм Энҗе Камалиева, Чаллы театры артисты Гөлфия Фәйзрахмановалар котлады.

Актрисаны юбилее белән сәхнәдә улы Искәндәр, туганнары һәм дуслары да котлады.

Тинчурин театры артистлары театр репертуарындагы «Мәхәббәт баскычы», «Алмагачларым», «Полиционер» спектакльләреннән ирекле өзекләр күрсәтте.

Эстрада артистлары Чәчкә, Илһам Шәриф заманында Әлфия Хәсәнованың үзләре белән концертларга йөргәнен әйтеп, үз җырларын башкарды.

Шәүкәт Биктимеров исемендәге Саба мәдәният йортында Әлфия Хәсәнованың юбилеен үткәрү Хәниф Тимербаев идеясе белән тормышка ашырылган.

«Алдан сөйләшкән булсак та, короновирус, дөньялар тыныч түгел, булмас дип уйлаган идем. Иң зур рәхмәт оештыручыларга, җитәкчеләргә, артымда басып торган хезмәттәшләремә рәхмәт. Шыгрым тулы автобус кайткач бик күңелем булды. Барыгызны да яратам», диде артистка кичә ахырында.

  • Тинчурин театры актрисасы, Татарстанның атказангаен артисты Әлфия Хәсәновага быел 70 яшь тулды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100