Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саба районы территорияләрне төзекләндерү буенча тавыш бирүдә лидерлар рәтенә чыкты
Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында 2024 елда төзекләндерелергә тиешле Татарстанның иҗтимагый территорияләрен сайлап алу буенча тавыш бирү активлыгының башлангыч нәтиҗәләрен анализладылар. Төп күрсәткеч – теге яки бу объект өчен тавыш калдырган кешеләр саны. Биш лидер арасында Саба, Буа, Балтач, Арча һәм Биектау муниципаль районнары бар. Бу хакта «Саба таңнары» хәбәр итә.
Беренче урынга чыккан Саба районында 3 меңнән артык кеше тавыш бирде, бу әлеге муниципаль берәмлек өчен яхшы нәтиҗә. Бүгенге көндә тавыш бирүдә Бөгелмә, Баулы, Яңа Чишмә, Тукай, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Ютазы, Чүпрәле, Лениногорск, Кама Тамагы, Югары Ослан һәм Түбән Кама районнары халкы азрак активлык күрсәтә.
Искәртик, 15 апрельдә бөтен ил буенча 2024 елда төзекләндерелергә тиешле иҗтимагый территорияләрне сайлап алу буенча бөтенроссия онлайн-тавыш бирү башланды. Тавыш бирү «уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза.
Онлайн тавыш бирү 31 майда тәмамлана. 11 майда 250 меңнән артык кеше тавыш биргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз