news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба районы «Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйгесендә масштаблы программа тәкъдим итә

23 ноябрьдә Саба районы «Татарстанның мәдәни башкаласы» республика конкурсы кысаларында «Яшә, Саба-Йорт!» дигән масштаблы программасын тәкъдим итәчәк. Бу хакта «Татарстанның мәдәният ресурс үзәге» хәбәр итте.

Туган як халкының холкын, хезмәтен һәм күпмилләтле традицияләрен чагылдырган бәйрәм Казанның Уникаль осталык үзәгендә 13:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр узачак.

Кунакларны бай һәм кызыклы программа көтә:

  • Этнографик мәйданчык: районның күпмилләтле гаиләләре белән очрашулар, гаилә реликвияләре белән танышу һәм традицион ризыклар белән сыйлану;
  • Ярминкә һәм һөнәрләр: җирле осталарның әйберләре һәм җитештерүчеләрнең продукциясе күргәзмә-ярминкәсе, шулай ук традицион һөнәрләр буенча тематик мастер-класслар;
  • Презентацияләр һәм күргәзмәләр: районның социаль, туристик проектлары һәм урман хуҗалыгы тарихы белән танышу, күренекле якташлар турында арт-киңлекләр һәм «Якташлар» җәмгыяте белән очрашу;
  • Нәни кунаклар өчен балалар иҗат мәйданчыгы һәм «Арт-Грате» курчак театры спектакле.

Программа «Яшә, Саба-Йорт!» дигән концерт белән тәмамланачак. Анда иң яхшы солистлар һәм иҗади коллективлар Саба җире халыкларының мәдәниятен, йолаларын һәм җырларын тәкъдим итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot