Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саба районы Шәмәрдән участок хастаханәсенең 95 еллыгын билгеләп үттеләр
Саба районы Шәмәрдән участок хастаханәсенең 95 еллыгын мәдәният йортында «Тапшырылмаган хатлар» исемле театральләштерелгән тамаша белән билгеләп үттеләр. Тамашаны мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәчеләр медицина хезмәткәрләренә күпьеллык хезмәтләре өчен рәхмәт йөзеннән оештырды. Бу хакта https://saby-rt.ru/ сайтында хәбәр ителә.
Мәдәният йорты фойесында тамашачыларны хастаханә тарихына багышланган тематик күргәзмә каршы алды. Кичәне коллективка рәхмәт сүзләре белән Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев ачып җибәрде, котлау сүзләрен район үзәк хастаханәсе баш табибы Марат Йосыпов, Шәмәрдән участок хастаханәсе баш табибы да җиткерде.
Кичәнең кульминациясе хастаханә белән бәйле чын тарихи вакыйгаларга нигезләнгән театральләштерелгән тамаша булды, ул тамашачылар күңеленә аеруча хуш килде.
Тамаша мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, «Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Шәмәрдән балалар сәнгать мәктәбе» педагоглары һәм Мичәнбаш мәдәният йорты мөдире башкаруында концерт номерлары һәм театраль күренешләр белән үрелеп барды. Ул тамашачыларда үз хастаханәсе тарихы белән горурлану һәм аның хезмәткәрләренә рәхмәт хисләре калдырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз