Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саба районы Шәмәрдән авылында Ватанны саклаучылар хөрмәтенә автоузыш булды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Саба районы Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре 23 февраль көнне Ватанны саклаучылар көне хөрмәтенә «Россияне саклаучылар» автоузышын оештырды. Бу хакта http://saby-rt.ru/ хәбәр итә.
Әләмнәр беркетелгән автомобильләрнең тантаналы старты мәдәният йорты территориясеннән башланды. Машиналар колоннасы Фрунзе, Фатих Кәрим, Азин, Лермонтов, Шәмәрдән-2 урамнары буйлап үтте.
Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар истәлеген мәңгеләштергән обелискка чәчәкләр куелды.
Автоузышның төп максаты: авыл халкына бәйрәм турында искә төшерү, шулай ук патриотик рухын күтәрү.
«Шәмәрдәндә яшәүчеләр автоузыш оештырган һәм анда катнашкан Чик буе гаскәрләре, Хәрби-Һава көчләре, Хәрби-диңгез флоты ветераннарына зур рәхмәтен белдерә», диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз