news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба районы Шәмәрдән авылында дистәдән артык автомобиль катнашында автойөреш оештырылган

Саба районы Шәмәрдән авылында дистәдән артык автомобиль катнашында автойөреш оештырылган
"Саба таңнары"

Саба районы Шәмәрдән мәдәният йорты Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Чик буе гаскәрләрендә, Хәрби-һава көчләрендә, Хәрби-диңгез флотында хезмәт иткәннәр ярдәмендә «Ватанга хезмәт итәм!» дигән автойөреш оештырды. Бу хакта «Саба таңнары» хәбәр итә.

Автойөрешнең тантаналы старты мәдәният йорты территориясеннән башланды. Машиналар колоннасы Фрунзе, Фатих Кәрим, Азин, Лермонтов урамнары буйлап үтте. Автойөреш авыл халкына бәйрәм турында искә төшерү, шулай ук патриотик рухны күтәрү максатыннан үткәрелде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot