Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саба районы Олы Кибәче авылында сәяси репрессия корбаннары искә алдылар
Саба районы Олы Кибәче авылында сәяси репрессия корбаннары искә алдылар. Чарада авыл мәктәбенең туган якны өйрәнү түгәрәге укучылары катнашты. Бу хакта «Саба таңнары» газетасы яза.
Әлеге тарихи дата уңаеннан Олы Кибәче китапханәсендә мәгълүмати күргәзмә оештырылды һәм хәтер сәгате узды. Чарага Ләйсән Кәримова җитәкчелегендәге Олы Кибәче урта мәктәбенең туган якны өйрәнү түгәрәге укучылары килде. Китапханәче Гөлүсә Фатихова аларны китапханә тарихы, аның фонды белән таныштырды. Чараның икенче өлешендә сәяси репрессия еллары, халык кичергән катлаулы язмышлар хакында сөйләштеләр, диелә хәбәрдә.
- Ел саен 30 октябрьдә Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә шушы көнне 1974 елда Мордовиядәге лагерьларның берсендә сәяси тоткыннар Советлар Союзында сәяси репрессияләргә каршы массакүләм ачлык игълан иттеләр. Бу датага рәсми Хәтер көне статусы 1991 елның 18 октябрендә бирелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз