Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саба районы мөхтәсибәте ифтарлар үткәрүдә булышкан волонтерлар өчен мәҗлес оештырды
Шушы көннәрдә район мөхтәсибәте волонтерларны Саба үзәк мәчетенә чәй табынына чакырып хөрмәтләде. Дөресрәге, Шәвәл ае уразасын тотучылар өчен ифтар мәҗлесе оештырды. Имам-мөхтәсиб Айнур хәзрәт табын артында утыручыларга хезмәтләре өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде, һәркайсына сәламәтлек теләде.
Әле генә үтеп киткән изге Рамазан аенда да волонтерларыбыз ифтар табыннары әзерләүдә күп хезмәт куйды. Саба мәчетендә көн саен диярлек ифтар ашлары узды. Район күләмендә үткәрелгән ифтарда 800ләп кеше авыз ачты, балалар өчен оештырылганында да 300 кешегә ризык әзерләнде. Боларның барысы да әнә шул уңган-булган хатын-кызлар тырышлыгы белән тормышка ашырылды. Бу хакта «Саба таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Районда нинди генә дини чара оештырылмасын, район мөхтәсибәте һәрвакыт алар ярдәменә таяна. Араларында эш яшендә булучылар да, мәктәп укучылары да, лаеклы ялдагы хатын-кызлар да бар. Һәркайсы изге эшкә вакыт табып, иң мөһиме күңел биреп, кечкенә генә булса да өлешен керетергә тырыша.
Волонтерлар отрядына һәркемне кабул итәләр. Бүгенге көндә район мөхтәсибәте каршында оештырылганында сиксәнгә якын кеше теркәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз