news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба районы Лесхоз бистәсендә бильярд буенча финал ярышлары булды

Саба районы Лесхоз бистәсендә бильярд буенча финал ярышлары булды
Фото: https://saby-rt.ru/

Саба районы Лесхоз бистәсендә Мишә авыл җирлегенең бильярд буенча финал ярышлары узды. Ярышлар агымдагы елның сентябрь аенда старт алган иде. Бу хакта https://saby-rt.ru/ хәбәр итә.

Финал уеннары аеруча киеренке узды. Турнирда Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты һәм абсолют җиңүче һәм күчмә кубок иясе булды.

Мактаулы икенче урынны «Яшьлек» яшьләр үзәге тренеры Илназ Вәлиев алды, өченче урын авыл имамы Әхмәт Сафинга бирелде.

Барлык җиңүчеләргә дә акчалата бүләкләр тапшырылды. Дүртенче урынны алган Әхтәмҗанов Илшат кызыксындыру бүләгенә ия булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot