news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба районы иганәчесе хәрби операциядәгеләрнең балаларын Казанга циркка алып барды

Саба районы иганәчесе хәрби операциядәгеләрнең балаларын Казанга циркка алып барды
Фото: http://saby-rt.ru

Саба районы Олы Нырты мәдәният йорты мөдире Гөлназ Гаффарова һәм Завод Нырты авылында крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рифат Зиатдинов аз керемле һәм әтиләре махсус хәрби операциядә булган балаларны Казанга циркка алып баруны оештырды. Бу хакта http://saby-rt.ru/ хәбәр итә.

«Иганәчебез автобусны үзе белеште, билетларны да үзе юнәтте. Балаларыбыз рәхәтләнеп күңел ачып кайтты. Рифат Зиатдиновка эшендә унышлар телибез, сабыйларны сөендергән өчен савабы үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын. Ул Яңа ел алдыннан җирлегебездә яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән балаларга Яңа ел пакетлары өләшеп тә сөендергән иде. Мондый изге җанлы, мәрхәмәтле кешеләр күбрәк булсын иде», - дип рәхмәт хисләрен җиткерде Гөлназ ханым.

news_right_1
news_right_2
news_bot