news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба районы Бигәнәй авылында сугыш чоры балаларын бәйрәм табынына җыйдылар

Саба районы Бигәнәй авылын мәдәният йортында сугыш чоры балалары өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган зур бәйрәм оештырылды. Бу хакта http://saby-rt.ru/ сайтында хәбәр ителә.

Җыр-моң, биюләр, истәлекләр бер-берсе белән үрелеп барды. Сугыш чоры балаларының күз яшьләре аша сөйләнгән сүзләре, шигырьләре күңелдән күңелгә күчте. Алар бу очрашуны көткән булган.

«Өлкәннәр бәйрәмгә, чәй табынын әзерләргә ярдәм иткән «Саба» агрофирмасының Сатыш бүлекчәсе җитәкчесе Раил Шәймардановка, Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Шәфигуллинга, балаларны сәхнәгә әзерләп чыгарган «Ромашка» балалар бакчасы хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде», – диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot