news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районы башлыгы урманчы Әхмәдулла Газизуллин хөрмәтенә мемориаль такта куюда катнашты

Саба районы башлыгы урманчы Әхмәдулла Газизуллин хөрмәтенә мемориаль такта куюда катнашты
Фото: http://saby-rt.ru/

Казанда Россия Федерациясенең, ТАССРның атказанган урманчысы, галим, танылган урманчы Әхмәдулла Газизуллин хөрмәтенә мемориаль такта ачу тантанасы булды. Такта Казан дәүләт аграр университетының төп керү урыны янында урнаштырылган. Бу хакта http://saby-rt.ru/ хәбәр итә.

Тантанада Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов җитәкчелегендә делегация катнашты.

Атаклы урманчы, туфрак белгече, Югары мәктәп фәннәре халыкара академиясе академигы, профессор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Россиянең һәм Татарстанның атказанган урманчысы Әхмәдулла Һади улы Газизуллин тумышы белән Тәкәнеш районы Түбән Арбаш авылында туа.

Ул 1955 елда Идел буе урман-техника институтын (Йошкар-Ола шәһәре) тәмамлаганнан соң, Лубян урман техникумында укыта. 1956 елдан Татарстан урман хуҗалыгы идарәсе системасында: 1959-1962 елларда Кама урман сәнәгате хуҗалыгының Кама урман хуҗалыгында баш урманчы, 1965-1973 елларда Татарстан урман туфрагы химиясе лабораториясе мөдире. 1973 елдан Мари техника университетында: 1979-1987 елларда урман туфрагы белеме һәм туфракларны мелиорацияләү, 1997-1999 елларда экология, туфрак белеме һәм табигатьтән файдалану кафедрасы мөдире.

2000 елдан Казан авыл хуҗалыгы академиясе (2006 елдан ул Казан аграр университеты) урман белеме кафедрасы мөдире була. Аның әлеге югары уку йорты карамагында урман хуҗалыгы факультетын ачу инициаторларының берсе булганлыгы билгеле. 2002 елда урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы җитәкчесе итеп сайлана, соңыннан кафедра урманчылык һәм урман тармагы икътисады кафедрасы итеп үзгәртелә.

Ул Татарстан урманнарында тоташ булмаган кисүләрнең нәтиҗәлелеген өйрәнү буенча зур фәнни эш башкара. Урманнарны прогрессив тоташ кисүләрне эшләү һәм гамәлгә ашыру буенча Саба урман хуҗалыгы урманчылары төркеме составында 2003 елда фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясенә лаек була. 2010 елда академик Әхмәдулла әфәнде Газизуллин җитәкчелегендә Саба урман хуҗалыгының укыту-сынаулар үткәрү базасында 13 фәнни эш башкарыла, аларның 2се - Санкт-Петербургның урман-техника академиясе галимнәренеке.

Фото: http://saby-rt.ru/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100