Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов: Матур итеп эшләргә дигән максаттамын
Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында иртәнге сәгать 10да Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламасы башланды. Аның алдыннан журналистлар бирегә килүче парламентарийлар, муниципалитет вәкилләре һәм башка тармак җитәкчеләрнең фикерләре белән кызыксынды.
«Алга таба да республика, район файдасына матур итеп эшләргә, дигән максаттамын», — диде Саба районы хакимияте башлыгы Рәис Миңнеханов.
Шулай ук фикере белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе Айрат Фәррахов та фикерләре белән уртаклашты.
«Безнең Рөстәм Нургалиевичның юлламасында ел саен бик конкрет мәсьәләләр һәм бурычлар күтәрелгән була. Алдагы ел дәвамында эшлисе барлык мөһим эшләр нәкъ шушы юллама вакытында барлана. Шуңа күрә бу югары әһәмияткә ия», — диде ул.
- Татарстанда 2026 ел Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юлламасы белән чыгышында белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз