news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба районы башлыгы гаилә коруларының 70 еллыгын билгеләп үтүче парны котлады

Саба районы башлыгы гаилә коруларының 70 еллыгын билгеләп үтүче парны котлады
Фото: https://saby-rt.ru/

Сабада җиде дистә ел бергә гомер иткән күркәм парны тәбрикләделәр. Түбән Шытсу авылында гомер кичерүче Фәүзия һәм Әмин Галәвиевларның бер-беренә терәк булып, шатлык-борчуларны бүлешеп гомер итүләренә быел 70 ел тулды. Бу хакта https://saby-rt.ru/ сайтында Фәридә Вилданова яза.

«Сугыш башланганда миңа 10 яшь тә тулмаган иде. Шуннан бирле бик күп авырлыклар кичердек. Әтиемне кулак тамгасы салып, кулга алалар. Мал-мөлкәтен, йортын тартып алалар. Әтине мин бөтенләй белмим. Ачлыгы, ятимлеге үзәккә үтте. 1949 елны әнием дә үлде. Өйдә әнинең авыру апасы белән икәү генә калдык. Мин 1951 елда армиягә киттем. Аннан кайткач, 1955 елның мартында күршедә генә яшәүче үземнән өч яшькә кече Фәүзия исемле кыз белән гаилә корып яши башладык. Бик чибәр, тәртипле кыз булгач, бәхетемне ерактан эзләмәдем, җитәкләп күршедән генә алып чыктым. Карчыгым белән бик матур яшәдек», – дип сөйли Әмин абый.

Гаилә башлыгы башта колхозда төрле эшләрдә, Фәүзия апа сыер савучы булып эшли. Авылда тормышлар бик авыр, таякка эшләгән чорлар, алар чарасызлыктан 1963 ел­да Пермь өлкәсенә күченеп китәләр. Биредә Әмин абый Галәвиев 25 ел шахтада эшли. Ифрат куркыныч, адым саен бәла-каза сагалаган авыр хезмәтендә күпләгән Мактау грамоталарына, бү­ләк­ләргә лаек була ул.

Алар дүрт бала – бер кыз, өч ул тәрбияләп үстерәләр. 1981 елда лаеклы ялга чыкса да, шахтада эшләвен дәвам итә. 1995 елда алар кабат туган авылларына кайтып төпләнәләр. Кайткач та фермада, ындыр табагында каравылда тора. Бүгенге көндә Галәвиевлар төп йортта кызлары Асия тәрбиясендә гомер итәләр. Сигез оныклары, унике оныкчыкларына да әби-бабаларының тормыш юлы өлге итеп торырлык. Галәвиевлар бер улларын һәм оныкларын югалту хәсрәтен дә кичерәләр.

Җитмеш ел парлы тормышта гомер кичергән әлеге күркәм гаиләне район башлыгы Рәис Миңнеханов, вакытлыча башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Марат Кәримов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Миләүшә Вакказова, Түбән Шытсу авыл җирлеге башлыгы Булат Мәүлетов, «Шытсу» авыл хуҗалыгы җәмгыяте баш бухгалтеры Алсу Сөнгатуллина тәбрик­ләде.

«Районыбызда сезнең кебек кешеләр булганга куанып яшибез. Җитмеш ел бергә матур гомер итеп, сез башка гаиләләргә үрнәк булып торасыз. Иң зур байлыгыгыз – балаларыгыз. Аларны тәртипле итеп үстерүдә дә зур хезмәт куйгансыз. Әле тагын озак еллар парлы тормыш кичерергә язсын сезгә», – дип Рәис Миңнеханов Әмин абыйга түбәтәй киертте, Фәүзия апаның иңнәренә мамык шәл салды.

«Безнең кебек бәхетле булып озак яшәүнең сере бик гади – бер-береңнең сүзен ишетә һәм тыңлый белергә кирәк», – диде Әмин Галәвиев. Җитмеш ел бергә яшәүне каршылаган гомер бәйрәме Рәхмәт туе дип атала. Фәүзия һәм Әмин Галәвиевлар да бер-беренә рәхмәтле булып, еллар дәвамында ныгыган хөрмәт, ярату хисләрен бүгенгәчә сүрелдермичә, күпләргә үрнәк булып гомер итәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot