news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба районы Үзәк хастаханәсендә пациентларны Казан кардиологы кабул итәчәк

27 октябрьдә Саба районы Үзәк хастаханәсендә «Төбәкара клиник-диагностика үзәге» (МКДЦ) кардиологы кабул итү планлаштырыла. Кардиолог шулай ук йөрәк эхокардиоскопиясен (эхо - кс) тикшерүне үткәрәчәк. Бу хакта «Саба таңнары» район Үзәк хастаханәсенең матбугат үзәгенә сылтама белән хәбәр итә.

Кабул итүгә һәм тикшерүгә эләгү өчен, Саба район үзәк хастаханәсендә алдан участок терапевтында һәм кардиологында тикшерү узарга кирәк. Башта пациент үз участок терапевты янына килә. Планлы коронарография үткәрү кирәк булган очракта, кардиологка юллама языла.

Әгәр тикшерү вакытында Саба район үзәк хастаханәсе кардиологы планлы коронарография үткәрүгә күрсәтмәләрне раслый икән, ул әлеге пациентны 27 октябрьдә Саба район үзәк хастаханәсе базасында узачак МКДЦ кардиологына тикшерүгә җибәрә (коронарография МКДЦда үткәрелә).

«Югарыда күрсәтелгән белгечләргә алдан язылуны сорыйбыз», диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot