Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саба район судына яңа федераль судья тәкъдим ителде
Бүген Саба район судына яңа федераль судья тәкъдим ителде. Җаваплы вазифага РФ Президентының 2023 елның 10 маендагы 332нче карары нигезендә Нияз Галимҗанов билгеләнде. Ул вазифасын намус һәм гаделлек белән башкарырга, бары тик законга гына буйсынып, тугрылык һәм вөҗдан белән хөкем итәргә тантаналы рәвештә ант итте. Бу хакта «Саба таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Район суды рәисе Дамир Сабиров Татарстан Республикасы Югары суды, республиканың суд Департаменты идарәсе, район суды коллективы һәм җәмәгать судьялары исеменнән Нияз Галимҗановны тантаналы ант итүе белән котлады, законга хезмәт итүгә багышланган катлаулы һәм четерекле эшендә уңышлар теләде.
«Судья булу беренче чиратта зур җаваплылык. Эштә генә түгел, тормышыгызның һәр адымында, гаиләдә, хәтта гадәти көнкүреш шартларында да судья икәнлегегезне онытмаска кирәк. Сез хәзер кешегә күренеп торасыз. Судья булу никадәр авыр булса да, ул статусны югалтуы бик җиңел. Моның өчен бер ялгышу да җитәргә мөмкин. Үзегезнең көндәлек тормышыгызга җаваплы карагыз. Шулай булганда барысы да уңышлы барып чыгар», – диде Дамир Сабиров һәм Нияз Галимҗановка судьяның мөһим һәм төп билгесе булган мантия тапшырды.
Җәмәгать судьялары Руслан Нәбиуллин, Айгөл Шәймәрданова һәм суд администраторы Рәдис Хәлимов федераль судьяга хәер-фатиха юллады, эшчәнлеген гадел алып баруын теләде
Нияз Галимҗанов 1978 елның 14 маенда Ике Басу Арташ авылында туган. 2007 елда Россия гадел хөкем академиясен тәмамлаган. «Юрист» квалификациясен алган. 2012 елның декабреннән Саба район судында 1 разрядлы белгеч; 2013 елның мартыннан суд сәркатибе; 2014 елның сентябреннән судья ярдәмчесе булып эшләгән. Өйләнгән, 2 баласы бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз