news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба район китапханәсендә «Казан утлары» журналы мөхәррирләре белән әдәби очрашу узачак

14 августта 11 сәгатьтә «Казан утлары» журналы мөхәррирләре һәм башка махсус кунаклар белән Саба район китапханәсендә очрашу узачак. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.

Очрашу Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм туган телләрне саклау комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган «Әдәби берләшмәләрдә» проекты кысаларында оештырыла.

«Китап сөючеләрне яңа иҗатчылар белән танышырга, әдәби дөньяның актуаль яңалыкларын уртаклашырга чакырабыз», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot