news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба полиция бүлеге хезмәткәрләре балаларга күчтәнәчләр өләште

Кыш бабай иң элек транспорт хәрәкәте тынып тормаган гимназия каршында тукталыш ясады.

Саба полиция бүлеге хезмәткәрләре балаларга күчтәнәчләр өләште
Фәнил Мәүлетов

(Саба, 12 гыйнвар, "Татар-информ", "Саба таңнары"). Татарстанда игълан ителгән "Полиция Кыш бабае бүләк өләшә" акциясенә Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлеге хезмәткәрләре дә кушылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ап-ак сакаллы бабайның күңеле изгелектә, букчасы мул иде. Кыш бабай иң элек транспорт хәрәкәте тынып тормаган гимназия каршында тукталыш ясады. ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторы Бари Кадыйров үткән машиналарны туктатып, Кыш бабай исә йөртүчеләрне: "Юк-юк, документларыгызны тикшермибез, балакайларым, акция үткәрәбез, бүләк өләшәбез",– дип тынычландырып торды.

"Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт учреждениесенең район бүлекчәсе начальнигы Гүзәл Ягәфәрова әзерләгән бүләкләрне зурлап тапшырды. Автомобильдә балалар булса, аларның юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен дә тикшерергә онытмады. Бик олы изге гамәл кылды ул көнне Кыш бабай. Шулай ук ЮХИДИ инспекторы да машина йөртүчеләргә 5 литрлы "незамерзайка" бүләк итте, юлларда кагыйдәләрне үтәп, имин йөрүләрен теләде.

Аннары Кыш бабай балигъ булмаганнарның эшләре буенча өлкән инспектор Алина Романова белән матди яктан аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга күчтәнәчләр өләште.

news_right_1
news_right_2
news_bot