news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба муниципаль районында ел ахырына кадәр тау чаңгысы трассасын ачалар

Татарстанның Саба районында тау чаңгысы трассасы ел ахырына кадәр ачылачак. Бу хакта район башлыгы Рәис Миңнеханов Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы оештырган муниципаль сәгатьтә хәбәр итте.

«Бер трасса туры - 250 метр, икенчесе – 500. Ел ахырына кадәр тулысынча [проектны] эшләтеп җибәрү теләге бар. Күтәргечләр һәм тау үзе бар, хәзер яктырту белән шөгыльләнәбез. Иртәрәк башлау өчен томан һәм кар хасил итә торган форсункалар ясарга кирәк. Ләкин бу бик кыйммәткә төшә. Әгәр шулар булса, тау чаңгысы ноябрь башында эшли башлаячак», - дип вәгъдә итте Саба районы башлыгы.

Инфраструктурага килгәндә, янәшәдәге кибет кафе итеп җиһазландырыла. Рәис Миңнеханов шулай ук инвесторларны тау чаңгысы трассасы янындагы бинада кунакханә ачарга чакырды.

Яңа тау чаңгысы комплексы Байлар Сабасы белән Шәмәрдән арасында, «Миңгәр» кунакханә комплексы янында урнашкан. Район башлыгы тау чаңгысында булачак бәясен әйтмәде, әмма бәяләр Зөя калкулыкларындагыга караганда түбәнрәк булачак, дип ышандырды.

Узган кышта Татарстанда Югары Ослан районында «Зөя калкулыклары» курорт-шәһәре, Кукмара районында «Бакыр тау» чаңгысы комплексы һәм Әлмәттән ерак түгел урнашкан «Ян» тау чаңгысы комплексы, шулай ук Чаллы янында «Федотово» эшли башлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100