news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба муниципаль районы башлыгы Кырым наратын утыртуда катнашты

Саба муниципаль районы башлыгы Кырым наратын утыртуда катнашты
Фото: https://minleshoz.tatarstan.ru/

Татарстанның Саба муниципаль районында Кырым нараты үсентесе утыртылды. Акция Лесхоз бистәсендә Н.М.Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасы территориясендә узды, анда ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты. Бу хакта ТР Урман хуҗалыны матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге нарат үсентесе Татарстан Республикасына быелның 18 мартында «Россия» халыкара күргәзмә-форумында «Рус язы. 10 ел бергә» рәхмәт акциясе кысаларында Кырым Республикасы делегациясе тарафыннан тапшырылды. Чара Кырым һәм Севастопольнең Россия белән берләшүенең ун еллыгына багышланды.

«Кырым нараты какшамас дуслык символы буларак тапшырылды. Кырым нараты – мәңге яшел ылыслы агач, аның гомер озынлыгы 500-600 ел тәшкил итә. Ышанам ки, 500 елдан соң да төбәкләр арасында хезмәттәшлек шундый ук тыгыз булып, ә Россия көчле һәм бердәм дәүләт булып калачак», – дип билгеләп үтте ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.

«Фикер алышудан соң дендрбакча территориясендә Кырым нараты үсентесен утырту турында карар кабул ителде, чөнки монда аның үсеше өчен барлык шартлар да тудырылган», – дип өстәде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100