news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба мөхтәсибәтендә азан әйтүчеләр бәйгесендә 30 ир бала катнашты

Саба мөхтәсибәтендә азан әйтүчеләр бәйгесендә 30 ир бала катнашты
Фото: ТР Диния нәзарәте

Саба районы Олы Кибәче авылында өченче тапкыр малайлар арасында азан әйтү бәйгесе узды. Ул 30 елга якын шушы авылда имам ярдәмчесе булган Рафаэль Шәрәфиев истәлегенә багышлап үткәрелә.

«Былтыр бәйгедә мулла бабайларны барласалар, быел төрле елларда абыстай, кендек әбисе булган апа-әбиләрне искә алып, алар турында хатирә-истәлекләр дә яңартылды, аларның балаларны, хатын-кызларны дини гыйлемгә өйрәтүдәге роле ассызыкланды, чәй табынында алар рухына дога кылынды», диелә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәтендә.

Бәйгедә Саба районының Олы һәм Кече Кибәче, Төбәк, Олыяз, Теләче районының Сауш, Олы һәм Түбән Саурыш, Җәнәй авылларыннан 30 бала катнашты. 6-10 яшьлекләр арасында беренче урынга Төбәктән Җәмил Сафин, икенче урынга Олы Кибәчедән Тимур Маланин, өченче урынга Сауштан Йосыф Сәйфетдинов лаек булды.

11-16 яшькәчә балалар арасында Олы Кибәчедән Әмир Мөхәммәтҗанов җиңүче булды. Икенче урын Олы Кибәчедән Вилдан Бәшәров, өченче урын Түбән Саурыштан Әмир Шәймәрдановка бирелде.

«Иң моңлы азанчы» номинациясендә Түбән Саурыштан Фирзәр Шәймәрданов белән Казан малае Зөфәр Газизуллин махсус бүләккә лаек булды. «Шаян ТВ» телеканалы әзерләгән бүләкләрне татар балаларының яраткан Дәү әнисе - «Күчтәнәч» тапшыруын алып баручы Әлфинур Хисами тапшырды.

Азанчылар Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, мөхтәрәм Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның, Лесхоз мәчете имам-хатыйбы Әхмәт хәзрәт Сафинның азан әйтүнең савабы, дини тәрбиянең әһәмияте турындагы вәгазен тыңлады. Җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга тәмле күчтәнәчләр, бүләкләр тапшырылды. Бәйгене оештыручы журналист Люция Шәрәфиева әйтүенчә, моңа авылдан читтә яшәүче авылдашлары, туганнары матди ярдәм күрсәткән, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100