news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба мөхтәсибәте ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен җәйге бәйрәм уздырды

Саба мөхтәсибәте ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен җәйге бәйрәм уздырды. Бәйрәм Саба районы халыкны социаль яклау бүлеге белән берлектә «Сабантуй» мәдәни-спорт комплексында булды. Бу хакта «Саба таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Бәйрәм изге дога белән башланып китте, кечкенәдән дини тәрбия алып үсүче Камол Камолов Коръән сүрәләре укыды. Мәйданга җыелучыларны Саба муниципаль районы башкарма комитетының аппарат җитәкчесе Марат Кәримов сәламләде. Ул балаларга күңелле ял итәргә, спорт уеннарында актив катнашырга һәм тагын бер атнадан шушы мәйданда узачак район Сабантуе уеннарына көч тупларга чакырды.

Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова балаларга ихлас, матур теләкләрен җиткергәннән соң, барлык катнашучылар исеменнән әлеге чараны оештырган район мөхтәсибәтенә рәхмәт сүзләре әйтте.

Бирегә ул көнне 50гә якын бала чакырылган иде. Алар арасында тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, кечкенәдән язмыш сынавы аша узган, әби-бабай тәрбиясендә үсүчеләр дә бар. Оештыручылар мәйданда күптөрле уеннар тәкъдим итте. Балалар чүлмәк ватты, кашыкка йомырка салып йөгерде, кызлар бәби төрүдә көч сынашты, командаларга бүленеп аркан тартты, бер-берсен арбага утырып ярышты. 

Ярышлар төгәлләнгәннән соң балалар икенче мәйданга, ачык һавада әзерләнгән табын артына чакырылды. Ризыктан авыз итәр алдыннан район мөхтәсибенең яшьләр эшләре буенча урынбасары Алмаз Галимҗанов балаларга вәгазь сөйләде. Балаларга учакта пешкән пылау, камыр ризыклары, татлы эчемлекләр, җиләк-җимеш тәкъдим ителде.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100