news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба мөхтәсибәте Оренбург өлкәсендә су басудан зыян күрүчеләргә ярдәм җыюны дәвам итә

Саба районы мөхтәсибәте Оренбург өлкәсендә су басудан зыян күрүчеләргә ярдәм җыюны дәвам итә. Кирәк-яракларны Сабаның Җәмигъ мәчетенә тапшырырга мөмкин. Һәркем, хәленнән килгәнчә, табигать бәла-казасыннан зыян күреп йорт-җирсез, мал-мөлкәтсез калган халыкка үзеннән өлеш чыгара ала. Бу хакта https://saby-rt.ru/ хәбәр итә.

Мәчеткә Югары Утар авылы халкы җыйган гуманитар ярдәм китерелде. «Махсус хәрби операциягә ярдәм җыю штабына шимбә саен кирәк-яраклар илтәбез, авыл халкы бик бердәм, ярдәмчел безнең», - ди авыл фельдшеры Гөлфия Гыйбадуллина.

Авыл халкы кием-салым, урын-җир комплектлары, гигиена товарлары туплап китергән. «Авыр чакта ярдәм итү зур савап. Мондый бәла-казаларны беребезгә дә күрергә язмасын инде», - ди алар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100