Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саба һәм Теләче районнары делегациясе Суслонгерда корбан чалды
Изге гамәлне кылучыларга шушы җирдә ятып калган якташларның туганнары рәхмәт укыды.
(Саба, 22 август, "Татар-информ", "Саба таңнары", Зөлфәт Галимов). Узган атнада башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов җитәкчелегендәге Саба һәм Теләче районнары делегациясе Суслонгерда булды. Анда Саба һәм Теләче кешеләре дә булган. Шуларның рухына Көмеш күл ярында корбан чалып, Коръән укыдылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
"Узган елны бу урынны тапкач, ике облеск торганын күреп, безнең райондашларыбыз исеменнән дә куярга кирәк дигән уй фикер белән кайттым. Озак та тормадык, сентябрь аенда һәйкәл куйдык. Быел шушы изге айда солдатлар рухына корбан чалып, дога кылдык." – диде корбан ашын оештыручы Рифкать Шәфыйков.
Изге гамәлне кылучыларга шушы җирдә ятып калган якташларның туганнары рәхмәт укыды.
"Суслонгер газапларын мин әбиемнән кечкенәдән ишетеп үстем. Шушы җирләрне үз күзләрем белән күрү җае чыккач, бик дулкынланып килдем. Минем бабам йөргән җирләрдә атлап, торган землянкаларын күрү күңелемне хисләр белән тулыландырды. Мондагы авыр шартларда торуын, ачлыктан, суыклыктан кала, бетләрдән интегүләрен әбием бабайга ипи алып баргач күрә. Әбием үзенең соңгы көннәренә хәтле "нигә Суслонгер турында бер кайда да язмыйлар?" дип сорый иде. Без хәзер генә бу сорауга җавап таба алдык." – диде Рәсимә Миңһаҗева.
Бу җирләр 2010 елларга кадәр тыелган зона булып саналды, ә тарихи яктан 3 ел элек кенә өйрәнелә башлады. Шуңа күрә дә күп нәрсәләргә ачыклык кертелү көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз