news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба һәм Теләче хәрби комиссариатында егетләрне армиягә озаттылар

Бу районда Россия Кораллы Көчләре сафларына язгы чакырылыш кампаниясенең аеруча зурлап үткәрелгәне булды.

Саба һәм Теләче хәрби комиссариатында егетләрне армиягә озаттылар
saby-rt.ru

(Саба, 1 июль, "Татар-информ", "Саба таңнары" ). 27 июньдә  Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссариатыннан 16 егетне армиягә китте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бу районда Россия Кораллы Көчләре сафларына язгы чакырылыш кампаниясенең аеруча зурлап үткәрелгәне булды. Егетләрне шушы истәлекле вакыйга уңаеннан котларга район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, Теләче районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Нурмөхәммәтов килгән иде.

“Яхшы хезмәт итегез, әти-әниегезнең горурлыгы булыгыз! Аларның йөзенә кызыллык китермичә хәрби бурычыгызы үтәвегезне телибез. Командирларыгыздан бары тик уңай хатлар көтәбез. Армиядән тагын да ныгып, чын ирләр булып кайтачаксыз. Хатлар языгыз. Аларны мәдәният учакларында үткәрелгән кичәләрдә укып, әти-әниләрегезне, дусларыгызны сөендерерлек булсын. Хәерле сәгатьтә”,– диделәр җитәкчеләр..

news_right_1
news_right_2
news_bot