Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саба һәм Теләче әфганчылары "Башваткыч" тапшыруында катнашты
"Башваткыч" тапшыруын ТНВ планета каналында 16 февральдә – 19.20, "ТНВ"да 17 февральдә 18.00 сәгатьтә карый аласыз.
(Саба, 10 февраль, "Татар-информ", "Саба таңнары"). 6 февральдә "ТНВ" каналында "Башваткыч" тапшыруында Татарстан хәрби комиссариатының Теләче һәм Саба районнары җитәкчесе Фәнис Закиров җитәкчелегендә район әфганчылары катнашты. Тапшыру тарихи дата – Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылуга 30 ел тулуга багышланган иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Тапшыруда Әфган ветераннары – Эзмә авылыннан Халит Шәрипов, Сабадан Фәнис Шәмсетдинов, Теләчедән Рәис Нуретдинов "Башваткыч" сорауларына җавап эзләү белән беррәттән, әфган хатирәләрен яңарттылар, истәлекләре белән уртаклаштылар.
Гомуми дөрес җавапларны исәпләгәч, җиңүче булып Фәнис Шәмсетдинов танылды. Тапшыруның яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә роле зур. Анда бертөркем әфганчылар белән бергә, Шәмәрдән лицееның яшь армиячеләр отряды да катнашты. "Башваткыч" тапшыруын ТНВ планета каналында 16 февральдә – 19.20, "ТНВ"да 17 февральдә 18.00 сәгатьтә карый аласыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз