Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саба мөхтәсибәте Казан яшьләре өчен экскурсия оештырды
Хәзер Сабага кайткан кунакларга күрсәтү, гомумән, ял вакытларын күңелле итеп үткәрү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар.
(Саба, 26 гыйнвар, "Татар-информ", "Саба таңнары", Алмаз Галимҗанов). Саба мөхтәсибәтенең яшьләр бүлеге оештырган Мөселман яшьләре җыены үтте, дип яза җирле басма.
Казан шәһәреннән кайткан бертөркем кызлар-егетләр иң беренче Саба Җәмигъ мәчетенә тукталдылар. Күмәкләшеп өйлә намазы укыганнан соң, бер кат урнашып, хәл-әхвәл белешкәч, яшьләр район үзәге белән танышырга урамга юнәлделәр. Хәзер Сабага кайткан кунакларга күрсәтү, гомумән, ял вакытларын күңелле итеп үткәрү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Сабинка яры буендагы манзарага соклануларын яшермәделәр яшьләр. Әле тюбингларда тау шуып та рәхәтләнделәр. Кунакларга бирегә экскурсияне район мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов оештырды.
Икенче көннең иртәсе Лесхоз бистәсенең “Нургали” мәчетендә иртәнге намаз уку белән башланып китсә, өйлә намазына инде яшьләр Иләбәр мәчетенә җыелдылар. Авыл имамы Рушан хәзрәт Гыйльманов һәм мәчеткә йөрүче апалар мул итеп әзерләнгән табын белән каршы алдылар яшьләрне. Аннары сәяхәт Шәмәрдән бистәсендә дәвам итте. Анда шушы чараның төп өлеше - балаларга дини конкурс үткәрелде. Шәмәрдән бистәсенең “Шатнур” мәчете кырмыска оясыдай гөҗ килде бу көнне. Балалар дүрт командага бүленеп, дини гыйлемнәрдә көч сынашты. Бу чарадан һәркем дә канәгать калды. Мәчетнең имам-хатыйбы Сәид хәзрәт килгән кунакларга шундый матур чара оештырганнары өчен барлык әти-әниләр һәм балалар исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде. Соңыннан яшьләр Шәмәрдән тимер юлы вокзалыннан Казан каласына юл тоттылар.
Саубуллашканда кунакларның берсе – Альмир Закиров: “Сабада бик ихлас, ачык күңелле халык яши икән. Аеруча ошаганы – биредә саф татар телендә сөйләшәләр, һәркем белән туган телдә рәхәтләнеп аралашып була”,– дип, тәэсирләре белән уртаклашты. Мондый чаралар, күрешүләр, әлбәттә, безне якынайта, дуслаштыра, аралаштыра. Очрашулар дәвамлы, Аллаһы Тәгалә һәр кылган гәмәлебездән разый булса иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз