news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба һәм Балтач шашкачылары Волгоградтан 3нче урын алып кайтты

Инвалидлар арбасында уйнаган Ч.Габделганиева шәхси беренчелектә шашка буенча Россия чемпионы булды.

(Саба, 15 май, "Татар-информ", “Саба таңнары”). Волгоград шәһәрендә инвалидлар (ПОДА) арасында шахмат-шашка буенча үткәрелгән Россия беренчелегендә Татарстан командасы өчен Сабадан Азат Әхмәтов, Хәмит Вәгыйзов, Балтачтан Чулпан Габделганиева уңышлы чыгыш ясады, дип яза район газетасы.

Авыл җирлегеннән булуларына карамастан, алар тәҗрибәле Мәскәү һәм башка шәһәрләр командалары белән бертигез көрәш алып бардылар. Инвалидлар арбасында уйнаган Ч.Габделганиева шәхси беренчелектә шашка буенча Россия чемпионы булды. Барысы 26 төбәктән 74 кеше катнашкан ярышта шашкачыларыбыз, Мәскәү, Түбән Новгородтан килгән көндәшләрен артта калдырып, 3нче урынны алдылар. Аларга Россия спорт министры имзалаган дипломнарны һәм медальләрне Кубок белән бергә Россия җыелма командасының өлкән тренеры Светлана Герасимова тапшырды. Командага ярышка баруда финанс булышлыгын Миңгәр авылында туган эшмәкәр Җәүдәт Минәхмәтов күрсәтте , дип хәбәр итә “Саба таңнары” газетасы

news_right_1
news_right_2
news_bot